Меценат Дамир Фәхретдинов «Оренбург лирасы» губернатор премиясе лауреаты булды

Дамир Фәхретдинов «Оренбург татар милли-мәдәни мохтәрияте» Советы әгъзасы булып тора.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Оренбург өлкәсе филармониясендә «Оренбург лирасы» губернатор премиясен тапшыру тантанасы булды. Чара онлайн форматта узды. Лауреатлар зур экран аша виртуаль катнаштылар. Алар өчен Раушан Якупов җитәкчелегендәге Камера оркестры уйнады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәдәният өлкәсендәге махсус Губернатор премиясе Оренбург өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты, ООО «Бен-Газ-Сакмара» директоры Дамир Фәхретдиновка аның меценатлык эшчәнлеге өчен тапшырылды. Бүләкләү онлайн-форматта өлкә филармониясеннән трансляцияләнде, анда «Сәнгать төне» традицион акциясе узды.

«Һичшиксез, эре социаль әһәмиятле проектларга, безнең әйдәп баручы иҗат коллективларына һәм профильле учреждениеләребезгә, халык һөнәрләренә, музей берләшмәләренә ярдәм итәргә кирәк», — дип билгеләп үтте Дамир Фәхретдинов чыгышында.

  • Дамир Илдус улы Фәхретдинов 1988 елның 10 маенда Владимир шәһәрендә туа. 2009 елда Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлый. 2011 елда «Нефть-газ эше» юнәлеше буенча магистр дәрәҗәсен ала. 2016 елда алтынчы чакырылыш Оренбург өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты итеп сайлана.

Дамир Фәхретдинов «Оренбург татар милли-мәдәни мохтәрияте» Советы әгъзасы булып тора. Ул төрле милли чараларга, китапханәләрне, һәм башка мәдәният, мәгариф объектларын төзекләндерүгә, Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсендә студентларны укытуга ярдәм күрсәтеп килә.