news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакировның ярдәмчесе Илһам Хаҗиевка Россия Диния нәзарәтенең медале тапшырылды

Рәсми кәгазьне Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин имзалаган.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның ярдәмчесе Илһам Хаҗиевка Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең «Казанышлары өчен» медале тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин имзалаган рәсми кәгазьдә: «Татар халкының милли традицияләрен һәм рухи байлыкны саклауга һәм пропагандалауга керткән өлеше, шулай ук татар халкының легендар җырчысы Илһам Гыйлметдин улы Шакиров иҗатын киң пропагандалаганы өчен Илһам Хаҗиевка Россия мөселманнарының „Казанышлары өчен“ медале белән бүләкләргә», — диелгән.

«Илһам абыйга озак еллар күңелем кушканча ярдәм иттем. Бу гамәлем табигый иде. Аның кебек шәхеснең ышанычын яулау, аклау сәнгатьне яраткан һәркемнең хыялы булгандыр. Ул бәхет миңа елмайды. Тыйнак хезмәтемә шундый зур бәя бирүләре өчен зур рәхмәт», — ди Илһам Хаҗиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100