news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Милләтебез хәзинәләре» лагеренда иң актив балаларга бушлай юлламалар биреләчәк

20-26 июль көннәрендә узачак сменага гаризалар кабул итү әле дә дәвам итә.

Быел «Милләтебез хәзинәләре» лагеренда иң актив балаларга бушлай юлламалар биреләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел «Милләтебез хәзинәләре» лагере сменасын уңышлы узган балалар көз аенда булачак «Татар балалар лидеры мәктәбе»нә чакырулы һәм иң актив катнашучыларга алга таба «Идел» яшьләр үзәгендә булачак сменаларга бушлай юлламалар биреләчәк. Бу хакта «Идел» Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Билгеле, онлайн формат безнең өчен яңалык булды, 21 ел дәвамында уздырылып килгән лагерь кинәт онлайнга күчәр дип кем уйлаган. Шушы еллар эчендә бездә меңләгән татар баласы катнашты, берничә буын үсеп чыкты, балаларга нинди дә булса контент бирү өчен, шундый форматка күчәргә уйладык.

Ләйсән Сафина балаларны компьютер һәм телефон каршында утырып, укып арыды дигән фикердә. «Шуңа күрә лагерьны 7 көннән артык эшләү мөмкин түгел дигән нәтиҗәгә килдек. 27 төбәк арасыннан беркайчан да килгәне булмаган балалар да бар. Алар онлайн форматка бик теләп риза булды. Мәсәлән, Алтай крае, Калининград, Приморский край, Бурятия яклары», — диде ул.

«Балаларны көн дәвамында 24 сәгать буе экран каршында тоту реаль әйбер түгел, һәр бала көненә максимум 2,5 сәгать вакытын уздыра алачак, программаны шулай төзедек. Смена иртән күнекмәләр ясау белән башлана, аннан соң татар теле дәресләре белән дәвам итәчәк. Аларны „Ана теле“ онлайн мәктәбе мөгаллимнәре укытачак», — дип сөйләде «Идел» Яшьләр үзәге директоры.

Ләйсән Сафина остаханәләр дә уздырылачагын әйтте. «Вокалдан Айсылу Габдинова, кул эшләреннән Ләйсән Хаҗиева, блогингтан Ринат Галиәхмәтов („Татар-малай“), тарихтан Руслан Айсин, аш-су осталыгыннан „Тантана“ рестораны повары Руслан Яруллин, актерлык осталыгыннан Резедә Сәләхова дәресләре булачак. „Татар кызы“, „Татар егете“, „Танцпол йолдызы“, „Идел моңы“ кебек бәйгеләрдә балалар көчләрен сыный ала», — ди ул.

«Новосибирскидан „Алтын йолдыз“ яшьләр оешмасы, Казахстан, Әстерхан „Дуслык“ оешмасы активы, Пермь крае, Оренбургтан актив яшьләребез бар. Алар бүгенге көндә чын шәхес булып өлгерде. Шул ук Самарадан килеп йөргән „Түбәтәй“ җитәкчесе Солтан Сафин да бездән чыккан», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100