news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта татар теле курсларын тәмамлаучыларга сертификат тапшырдылар

Түләүсез курслар ел саен 15 гыйнварда башлана.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Екатеринбургта татар теле курсларын тәмамлау турында сертификатлар тапшырылды.

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Х.М.Гыйльфанов курсларны уңышлы узган тыңлаучыларга Казан федераль университетының «Татар теле — дәвам итә торган дәрәҗә» сертификатларын тапшырды. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Екатеринбургта Каюм Насыйри институтының белем бирү-мәдәни үзәге 2015 елның декабрендә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан дәүләт программасы» чараларын гамәлгә ашыру кысаларында ачылды.

Белем бирү үзәге кыска вакыт эчендә татар телендә аралашу күнекмәләрен яшькә һәм милләткә карамыйча өйрәтү максатын куйган. Дәрескә йөрүчеләр арасында рус, казах, удмурт милләте кешеләре бар.

Дәресләр КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты доценты Л.Х.Шәяхмәтова методикасы буенча алып барыла. Аны гары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динария Алетдинова үткәрә. Түләүсез курслар ел саен 15 гыйнварда башлана.

Укучылар курслар оештыруда ярдәм иткән өчен Татарстан Республикасының Даими вәкиллегенә рәхмәт белдерде. Алар арасында студентлар, җирле үзидарә җитәкчеләре, клуб берләшмәләре җитәкчеләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре бар.

Дәресләргә йөрүчеләрнең берсе Екатеринбург шәһәрендә вуз тәмамланганнан соң КФУ магистратурасына керергә планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100