Анталиядә Сабан туй көне үзгәрде

Милли бәйрәмгә Татарстаннан танылган артистлар чакырылган.
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Анталиядә II Халыкара Сабан туе көне үзгәрде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Анталия татарлары” оешмасы вәкиле Оксана Назарова сөйләде.“Анталия татарлары” тарафыннан оештырылачак Сабан туен 21 июньдә үтәчәк дип язган идек. “Милли бәйрәмнең үткәрелү көненә үзгәрешләр кертелде, ул 23 июньдә 18:00 сәгатьтә LEMON PARK HOUSE территориясендә булачак”, - диде Оксана Назарова.“Үзәк мәйданда татар һәм башкорт артистлары чыгыш ясаячак. “Нурзадә, Илгиз Шәйхразиев, Гүзәл Уразова кебек танылган җырчылар, артистлар чакырылган. Яшел зонада тегү һәм чигү осталары мастер-класс күрсәтәчәк”, - диде җитәкче.Узган ел Сабантуйда 300 кеше катнашты. "Быел бу сан тагын да артыр дип өметләнәбез, шулай ук чит илдән дә кунаклар киләчәк”, - диде Оксана Назарова.