Бүген һәм иртәгә Башкортстан районнарында Сабан туйлары уза

Бүген һәм иртәгә Башкортстан районнарында Сабан туйлары уза

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Башкортстанда Сабан туйлары гөрли: бүген, 10 июньдә, республиканың – 29, иртәгә 2 районы милли бәйрәмне оештыра. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген шундый бәйрәмнәрнең берсендә – Кыйгы районы Сабан туенда республика башлыгы Рөстәм Хәмитов та булды, дип җиткерә "Башинформ" агентлыгы. 

Башкортстанда бәйрәмнәр моның белән генә төгәлләнми әле – республика районнарында чираттагы Сабан туйлары 17 июньгә билгеләнгән.