Разил Вәлиев: “Рәссам Эрот Зарипов милләт кайгысы белән яшәде”

Аның иҗатының төп максаты — халкыбызның танылган шәхесләрен өйрәнеп, туплап халыкка кире кайтару иде
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). “Эрот Зарипов ак, якты күңелле кеше, нечкә җанлы, әмма олуг рәссам иде. Миңа аның белән еш аралашырга туры килде. Кайда гына барсак та, очрашсак та, аның уенда һәрвакыт милләт кайгысы, милләт язмышы булды. Билгеле булганча, ул халкыбызның танылган шәхесләре белән кызыксына иде һәм аның максаты — шул шәхесләрне өйрәнеп, туплап халыкка кире кайтару. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә бу зур эш.
Танылган шәхесләребез милләтнең алтын баганаларын тәшкил иткән. Э.Зарипов шуны аңлап иҗат иткән рәссамнарның берсе иде”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советының фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, бүген Г.Тукай әдәби музеенда узган Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Эрот Зарипов эшләреннән торган “Багышлау” дигән күргәзмә ачылышында.
“Арабыздан күптән түгел мәңгелеккә китеп барган Э.Зарипов Тукай музееның даими кунагы иде. Биредә аның Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләренә багышланган күргәзмәләре ачыла иде. Әле менә бу күргәзмәсе ачылышын да без аның белән бергә 10 июньгә билгеләгән идек. Ләкин, ни кызганыч, үзенә бу чарада катнашырга язмаган”, - ди музей директоры Рәмис Аймәтов.
Быелгы “Бүләк итү көннәре” кысаларында рәссам музейга 70ләп эшен тапшырган. Аларның күбесен республиканың мәдәният һәм сәнгать әһелләре портретлары тәшкил итә. “Багышлау” дигән күргәзмәдә алар да урын алачак. Әлеге эшләр арасында Һ.Такташ, С.Сәйдәшев, Г.Камал, Н.Арсланов, Х.Әбҗәлилов, Ш.Сарымсаков, М.Сәлимҗанов, Ш.Биктимеров, М.Яруллин, М.Мәһдиев һәм башка күпләрнең портретларын күрергә мөмкин. Күргәзмә ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Күргәзмә ачылышында әйтелгәнчә, Э.Зариповның исемен мәңгеләштерү максатыннан киләчәктә аның туган ягы Башкортстанда, Татарстанда да зур эшләр тора әле. Шулардан берсе — аның турындагы истәлек китабы чыгару турында сәнгать әһелләре һәм галимнәр арасында инде хәзердән үк сөйләшү бара.
“Күргәнебезчә, Э.Зариповның шәхесләргә багышланган рәсеемнәр циклыннан эшләре бүген Тукай музее залларына гына сыеп бетмәде. Ул чын мәгънәсендә үзеннән соң бай мирас калдырган олуг рәссам. Без аның иҗатын тора-тора тагын да тирәнрәк аңларбыз әле”, - диде үзенең чыгышында ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев.
Күргәзмә ачылышы тантанасында галимнәр Миркасыйм Госманов, Әнвәр Хәйри, шагыйрь Роберт Миңнуллин, Э.Зариповның тормыш иптәше Венера ханым һәм рәссамның иҗатын сөючеләр катнашты.