Мордовиядә «Татар кызы-2008»не билгеләделәр

Иҗатта һәм спортта иң сәләтле итеп Татар Пешләсе авылыннан Әлмирә Дубинникова танылды
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Бүген Мордовиянең «Сура» туристик базасында «Татар кызы-2008» дип аталган балалар фестивале тәмамланды. Иҗат ягыннан һәм спортта иң сәләтле укучы итеп республиканың Татар Пешләсе авылыннан Әлмирә Дубинникова танылды.
«Ислам яңалыклары» хәбәр итүенчә, әлеге фестиваль ел саен традиция буенча Мордовиянең иң зур татар авылы Белозерьеда үткәрелеп килгән булса, быел исә ул Сура елгасы буена урнашкан «Сура» турбазасында үтте. Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, елга буенда урнашкан әлеге базада кызлар өч көн буена шәригать йолаларын тоту белән бергә, җырлаганнар, биегәннәр, газета чыгарганнар һәм шигырь язарга да өлгергәннәр. Быел фестивальне оештыручылар бу чарага ислам дине йолалары белән танышу өчен дин тотмаган яшьләрне дә тарткан.
6 июньнән башлап 10 июньгә кадәр татар мәктәпләре укучылары һәм милли иҗтимагый берләшмәләр активистлары «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенында катнашып туристик эстафетада, футбол буенча чемпионатта, пионерболда, лапта һәм черлидинг һ.б. спорт төрләрендә ярыштылар, «Драма һәм шигърият» кичәсендә туган татар телендә чыгыш ясадылар. Спорт, иҗат һәм интеллектуаль бәйгеләр нәтиҗәләре буенча «Татар кызы-2008» титулына Әлмирә Дубинникова ия булды.
Фестивальне Мордовия Республикасы татар милли-мәдәни автономиясе, Татар мәдәнияте җәмгыяте, Мордовия мөселман хатын-кызлары берлеге һәм «Диалог» мәдәни-агарту үзәге оештырды. Бәйгеләрне үткәрүне үз өстенә «Әл-Ансар» педагогик отряды алган иде.