Төркиядән килгән милләттәшләребез тарихи ватаннарында сәяхәттә

Төркиядән килгән милләттәшләребез тарихи ватаннарында сәяхәттә

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында Төркиядән килгән татарлар белән очрашу булды. Әлеге очрашуда БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, аның беренче урынбасары Ринат Вәлиуллин катнашты.

Очрашуга килүчеләрне сәламләп, Ринат Закиров Төркиядә милләттәшләребезнең шактый күп булуын белдерде. Ул шулай ук һәр елны Иске Шәһәрдә Сабан туйларының гөрләп үтүе турында да, андагы милләттәшләребезнең Татарстан белән элемтәдә яшәүләрен дә ассызыклап узды. Делегатларны БТК Башкарма комитет эшчәнлеге белән Ринат Вәлиуллин таныштырып үтте.

Нәрмин Ялтыш Төркиядә яшәүче дүртенче буын татар вәкиле. Аның бабалары Татарстаннан күчеп китеп, шунда авыл төзегән. «Очкычтан Иделне күрүгә үк йөрәгем жу итеп китте. Шул вакытта мин әби-бабаларым кичергән хисләрне тойдым», - диде Нәрмин ханым. Бүгенге көндә туган телләрен тулысынча саклап кала алмасалар да, алар үзләренең татар булулары белән горурлануын яшерми. Һәм Татарстанга килүләренә дә алар сөенеп бетә алмый.

Милләттәшләребез Татарстанга милли бәйрәмебез Сабан туен күрү нияте белән килгән. Моннан тыш аларны изге Болгар җире, Казан Кремле тыюлыгы кебек тарихи урыннар да бик кызыксындыра. Шуңа да аларның ялын күңелле итеп үткәрү өчен махсус программа төзелгән. Бүген Төркиядән килгән кунаклар ТР Милли музеена, Б.Урманче һәм Г.Тукай музейларына, шулай ук Казанның Иске татар бистәсенә, мәчетләргә һәм Кремль тыюлыгына бара. Иртәгә исә алар Арча районының Үрнәш авылында Сабан туен күрә алачак, ә алдагы көнне Изге Болгар җиренә сәяхәт кылачак.