Мәскәүдә Бөек Җиңү көнендә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк куйдылар

Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәүдәге Татарстан Якташлык җәмгыятенең башкаручы директоры Фуат Солтанов, Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов катнашты.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). 9 Майда, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Мәскәүдә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк куйдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәүдәге Татарстан Якташлык җәмгыятенең башкаручы директоры Фуат Солтанов, Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов катнашты.

Чара Ватаныбызны яклаучыларга тирән хөрмәт һәм чиксез рәхмәт билгесе буларак узды.

Күренекле татар шагыйре Муса Җәлил 1927-1942 елларда Мәскәүдә яшәгән, укыган һәм эшләгән. 1942 елның февралендә Муса Җәлилне Мәскәүдән фронтка озаталар. Сугышта каты яраланып әсирлеккә эләгә, анда фикердәшләре белән бергә фашистларга каршы яшерен төркем оештыра.

Советлар Союзы Герое Муса Җәлил монументы Мәскәүдә 2012 елның августында ачылды.