ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алды

Алар Ватан Ана монументына һәм Ленинград блокадасы вакытында һәлак булучылар истәлегенә куелган плитәгә чәчәкләр китерде

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Санкт-Петербургның Пискарев мемориаль зиратындагы Ватан Ана монументына, Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, тәкыялар һәм чәчәкләр китерелде.


Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хезмәткәрләре, төбәкнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Ватан Ана монументына гына түгел, Бөек Ватан сугышы елларындагы Ленинград блокадасы вакытында һәлак булучылар истәлегенә Татарстан Республикасы тарафыннан куелган мемориаль плитәгә дә чәчәкләр куйды.


Ватан Ана монументына чәчәкләр китерү тантанасында Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко һәм Санкт-Петербург Хөкүмәте әгъзалары, Ленинград өлкәсенең Закон чыгару Җыены Рәисе Вячеслав Макаров һәм депутатлар, Конституцион суд хөкемдарлары, Россиянең Хәрби диңгез флоты һәм Көнбатыш хәрби округы командованиесе, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы депутатлары һ.б. рәсми затлар катнашты. Моннан тыш, Җиңү көне алдыннан Санкт-Петербургка 21 илдән, шул исәптән АКШ, Израиль, Грузия, Украинадан, килгән ветеран-ватандашлар да һәлак булган иптәшләрен искә алган.

Тантаналы чара байрак төркеме узу һәм хәрби оркестр чыгышы белән тәмаланаган.

“Татар-информ”га бу хакта ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегеннән Мария Генералова хәбәр итә.