Волгоград өлкәсе татарлары автономиясе рәисе: Татар теле укытучылары, дәреслекләр юк

Татар телен өйрәтер өчен курслар гына җитеп бетми, мәктәпләрне дәреслекләр, татар теле укытучылары белән тәэмин итәргә кирәк, дип саный Әнвәр Булатов.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Волгоград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Булатов төбәктә татар теле укытучылары, дәреслекләр, методик кулланмалар булмавын әйтте.

«Конституция туган телләрне өйрәтүне гарантияли. Әйе, мәктәпкә туган телеңне укытуны сорап гариза язарга була. Әмма механизм үзе җайга салынып бетмәгән. Ата-аналар шундый гариза язса, мәктәп өчен зур проблема туа. Татар теле укытучылары, дәреслекләр, методик кулланмалар юк. Мәктәп директоры кыен хәлдә кала», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында.

Әнвәр Булатов сүзләренчә, туган телне саклау өчен татар теле курслары гына җитеп бетми.

«Хәзер татар теле буенча курс, мәктәпләр ачарга тырышабыз. Ләкин болар гына җитеп бетми дип уйлыйм. Волгоградның озынлыгы 100 километр, татарлар да шулай таралып урнашкан. Аларның барысын да җыеп укыту бик кыен», — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, февраль башында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Җанисәпле сөйләшү» проектын башлап җибәрде. Проектта Татарстаннан читтә яшәүче татарларның тормышы, проблемалары, туган телне саклау мәсьәләләре турында сүз бара.