Самара татарлары «Туган тел» җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе Илгиз Колючев вафат

Илгиз Колючев - «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамблен оештыручы һәм җитәкчесе, техник фәннәр кандидаты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). 10 март төнендә Самара татарлары «Туган тел» җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе Илгиз Колючев вафат булган.

Самара татарлары сайтында хәбәр ителгәнчә, Самара өлкәсенең беренче халык артисты, «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасының Шура әгъзасы, аның элеккеге президенты, күп санлы орден, медальләр һәм исемнәр белән бүләкләнгән шәхес озакка сузылган авырудан соң үлгән.

«Самара өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге һәм шәхсән үз исемемнән Илгиз әфәнденең туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам», - дип китерелгән хәбәрдә өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров сүзләре.

Җирләү 10 мартта өйлә намазыннан соң Мехзавод бистәсенең татар зиратында узачак.