Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салу тантанасы була

1927-1942 елларда шагыйрь Мәскәүдә яши һәм фронтка да шуннан китә.
(Казан, 10 февраль, "Татар-информ"). 15 февраль көнне шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) Мәскәүдәге һәйкәленә чәчәкләр китерү тантанасы була. Бу хакта Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 
 
Быел М.Җәлил тууына 113 ел тула. Шул уңайдан, Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелеге сәгать 12.00 дә аның һәйкәле янында үткәреләчәк чарага чакыралар. 
  • 1927-1942 елларда шагыйрь Мәскәүдә яши, югары белем ала. Фронтка да ул 1942 елның февралендә Мәскәүдән китә. 
  • Мәскәүдә шагыйрь хөрмәтенә һәйкәл 2012 елның августында ачыла. Ул Муса Җәлил урамында урнашкан.