420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Татар проектларын тәкъдим итүче Россия төбәкләреннән килгән актив татар яшьләренә грантлар тапшырачаклар. Бу хакта "Идел" яшьләр үзәгендә үткәрелгән Татар балалар лидеры мәктәбендә очрашуда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов журналистларга әйтте.
“Балаларның проектларына ярдәм итү өчен берничә грант бирәчәкбез. Аларны үсендерү өчен бүләклибез. Аларның проектлары ярдәм таләп итә. Безнең зур милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар аларның проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк”, - диде Илдар Гыйльметдинов.
Татарстанның Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов әйтүенчә, проектларын тәкъдим итүче яшьләр 6 декабрь көнне “Таба” этно проектлар акселераторында катнашачак. “Бу проект балаларга үзләрен гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул.
Тимур Сөләйманов әйтүенчә, "Таба" проектын Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар яшьләре форумы, “Идел” яшьләр үзәге, “Сәләт” оешмасы, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе оештыра.