420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Казанда, “ГУМ” сәүдә үзәгендә татарча китап укучыларның V Россиякүләм #әдәбимарафон онлайн марафоны җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Әдәби марафонда җиңү яулаган Яшел Үзән районы Мулла Иле авылыннан Рәзинә Сәйфетдинова бәйгедә икенче тапкыр катнаша. “Мин бәйгедә кешеләргә татар телен, татар әдәбиятын таныту өчен катнашам. Мин әдәби марафон дәвамында күпме дуслар таптым, күпме рухи азык җыйдым, күпме китап байлыгы тупладым”, - ди җиңүче.
Рәзинә Сәйфетдинова татар телен саклап калуда китаптан нәтиҗәлерәк әйбер юк, дип уйлый. “Китап уку гаиләдә тәрбияләнә. Әнием дә яратып укый торган иде. Үзем дә бик күп укыйм, шуңа күрә балаларым да китапка тартыла. Гыйлемгә омтылу һәм күп нәрсә белергә тырышу күңелгә балачактан салына бит инде ул”, - диде әдәби марафон җиңүчесе.
Россиякүләм “Әдәби марафон” бәйгесе җиңүчеләре:
I урын – Рәзинә Сәйфетдинова (Яшел Үзән).
II урын – Лилия Гарифуллина (Казан);
II урын – Гөлнара Хәкимова (Мөслим).
III урын – Ландыш Сөләйманова (Әлмәт);
III урын – Гүзәл Галләмова (Лаеш);
III урын – Савия Тимуршина (Апас);
III урын – Нәфисә Антонова (Балтач).
Бүген Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә, “әдәби марафон” промокодын әйтеп, 10 процент ташлама алырга мөмкин. Бу хакта марафон катнашучыларын һәм җиңүчеләрен тәбрикләү чарасында Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары Айдар Гыймадиев хәбәр итте.