Рига татарлары "Вентспилс тәкыясе" Халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә татарча җырлады

Латвиядә узган фестивальдә Ригадан "Дуслык" ансамбле "Көймә килә", "Нигә яна йөрәгем" татар халык җырлары белән чыгыш ясады.
(Рига, 9 ноябрь, "Татар-информ", Ләйсән Билал). 4 ноябрьдә Латвиянең Вентспилс шәһәрендә «Юрас варты» театр йортында, «Вентспилс тәкыясе» 9нчы Халыкара милли мәдәниятләр фестивале үтте. Биредә Вентспилс генә түгел, ә Рига, Лиепая, Салдус, Резекне шәһәрләреннән һәм Белоруссия белән Эстония илләренән дә төрле милләтләр катнашты.
 
Халыкара фестиваль 2001 елдан бирле үткәрелә. Аны Вентспилс Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе оештыра.
 
Халыкара «Вентспилс тәкыясе» фестивале Латвиядә гена түгел, ә башка чит илләрдә дә танылган. Быел анда Рига һәм Вентспилс шәһәрләренән «Идел» татар җәмгыяте вәкилләре дә катнашты. Ригадан «Дуслык»  ансамбле «Көймә килә», «Нигә яна йөрәгем» татар халык җырлары белән чыгыш ясады. Вентспилс «Конфети» төркеме татар һәм башкорт биюен күрсәтте. Биредә катнашырга күп милләтләр килде. Аларның һәрберсенең милли киемнәре аерылып тора. Сәхнәдә моңлы да, моңсу да җырлар башкарылды һәм җитез көйләр дә булды. Төрле уен кораллары да яңгырады. Залда тамашачы һәрбер милләт төркемен алкышлар белән каршы алды.
 
 
Әлбәттә, «Вентспилс тәкыясе» бик күңелле үтте. Бәйрәмдә җыр, бию яратучылар катнашты. Күп милләтләр халык җырларын һәм эстрада җырларын яңгыратты. Без берде һәм җырлады. Ахырдан фестивальдә катнашучылар кулга кул тотышып сәхнәдә җырлады. Вентспилс татарлары Рига татарларын тәмле татар ризыклары белән сыйлады. «Бер күрешү, бер гомер», – ди татар халык әйтеме. Татарча сөйләшүгә сусап, рәхәтләнеп аралашу мөмкинлегенә һәркем куанды. Бәйрәм оештыручыларга Ригадан бушлай автобус җибәргән өчен дә рәхмәт белдерелде. Фестиваль югары дәрәҗәдә узды. Биредә көн күрүче милләтләр гореф-гадәтләрен онытмаганнар һәм бу бәйрәмдә дә ачык күренде. Балтыйк буе милләтләре үзара дус, бердәм булуын чираттагы фестиваль дәлилләде.