Түбән Новгородта Беренче яшьләр форумы уңаеннан татарча диктант язалар

Акция грамоталы язу һәм әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үзең тикшерү белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). 19 октябрьдә Түбән Новгородта Беренче яшьләр форумы кысаларында “Татарча диктант” акциясе узачак. Бу турыда “Нижгар.ру” сайтында хәбәр ителә.Акция өлкәдә өченче тапкыр үткәрелә. Аны Түбән Новгород милли-мәдәни берләшмәләре сайты, өлкәнең “Туган як” газетасы, Түбән Новгород өлкәсе татарлары конгрессы оештыра.Акция грамоталы язу һәм әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үзең тикшерү белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.