Мөфтият татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курсларга тыңлаучылар җыя

Дәресләрне атнага ике тапкыр уздыру планлаштырыла.
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). 15 октябрьдән Татарстанның 16 шәһәрендә һәм районында татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Курслар 20 мәйданчыкта, шул исәптән республиканың 15 мөхтәсибәтендә үткәреләчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәресләрне атнага ике тапкыр уздыру планлаштырыла. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы ярты елны тәшкил итәчәк (2019 елның 15 октябреннән 2020 елның 30 апреленә кадәр). Дәресләрне уздыру вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк.Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өстәмә мөмкинлек каралган.Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеген файдалану күздә тотыла.Курсларга барлык теләүчеләр чакырыла. Татар теле курслары бушлай. Тулырак мәгълүмат - ТР Диния нәзарәтенең рәсми сайтында.