“Татар кызы-2017”не ачыклар көн якынлаша

Быел аның финалы, алдагы еллардан аермалы буларак, Уфа каласында уздырылачак.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Татар кызы-2017”не ачыклар көн якынлаша. Быел аның финалы, алдагы еллардан аермалы буларак, Уфа каласында уздырылачак. Моңа кадәр ул Чиләбедә үткәрелеп килде.

Халыкара чибәрлек, сәләт һәм милли традицияләр бәйгесенең җиңүчесе 24 октябрь көнне ачыкланачак.

Чарада Татарстанның атказанган артисты, “Голос” проекты җиңүчесе Динә Гарипованың катнашуы көтелә, дип хәбәр итә оештыручылар. Шулай ук тамашачылар каршында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә чыгыш ясаячак.