Омск татар яшьләре ветераннардан тормыш тәҗрибәсен өйрәнә

Яшьләр "Хәлегез ничек?" акциясен башлап җибәргән.
(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Омскида яшәүче татар яшьләре "Хәлегез ничек?" акциясен уздыра. Проект кысаларында алар ветераннарның хәлен белә, тормыш тәҗрибәсен өйрәнә, дип хәбәр итә "Туган тел" татар милли-мәдәни автономиясе. 
 
"Һәр очрашу - хәл белешү генә түгел, тормыш тәҗрибәсе булган кешеләр белән аралашу да", - диелә хәбәрдә. 
 
 Акцияне яшьләр Ветераннар советы белән бергә үткәрә. Иганәчеләр ярәме белән өлкәннәргә күчтәнәчләр дә әзерләнгән.