Дагыстанда яшәүче татар балалары "Сәләт"тә ял итә

"Туган тел" берләшмәседәге татар балалары "Сәләт-Яр Чаллы" җәйге лагерына җибәрелгән.
(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Дагыстанда яшәүче татар балалары "Сәләт-Яр Чаллы" лагерында ял иткән. Бу хакта Дагыстан татарларының "Туган тел" оешмасы җитәкчесе Эльмира Кадыйрова хәбәр итә. 
 
"Туган тел" берләшмәсендәге татар балалары Әстерханның "Дуслык" иҗтимагый оешмасы ярдәме белән "Сәләт-Яр Чаллы" җәйге лагерында булды. Анда предмет олимпиадаларында, фәнни конференцияләрдә, иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларында җиңгән балалар ял итә", - диелә хәбәрдә.