Танылган җырчы Алсу әтисе авылында җырлый

Уяндык авылы – Алсуның әтисе Ралиф әфәнденең туган авылы
(Уфа, 9 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Илеш районы Уяндык авылы кешеләре бу көннәрдә зур кунаклар кабул итәргә әзерләнә. Иртәгә биредә зур бәйрәм була.
Танылган җырчы Алсу һәм аның әти-әнисе бирегә кунакка кайта. Уяндык авылы – Алсуның әтисе Ралиф әфәнденең туган авылы. Биредә аның әнкәсе, Алсуның әбисе яши.
Популяр җырчыбыз соңгы елларда әтисенең туган авылында бәйрәм оештыру гадәтен кертте. Анда ул зур булмаган концерт та бирә. Быел да бик матур булмакчы ул, чөнки Алсу татарча яңа җырлар да өйрәнгән. Аларның кайберләрен танылган композитор Рим Хәсәнов белән язган ул.
Бик еш туры килмәсә дә, җай чыккан саен, Алсу әтисенең туган авылына кайтырга тырыша. Бер елны да ул биредә ачык һавада берничә сәгатькә сузылган бушлай концерт та күрсәткән иде. Анда бар район халкы, шулай ук Уфадан һәм Татарстанның Башкортстан белән чиктәш районнарыннан да тамашачылар килде.
Бу юлы да Илеш районы халкы гына түгел, ә республиканың башка төбәкләре кешеләре дә, Алсуны якыннан күрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмас, изге урынга барган кебек, Уяндыкка юлланыр, мөгаен.