Мәскәүдә тагын бер татар этномәдәни компонентлы урта белем бирү мәктәбе ачылырга мөмкин

Анда баласын укытырга теләгән ата-аналардан хәзерге вакытта гаризалар кабул ителә

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Мәскәү шәһәре мәгариф департаментының Көньяк округ мәгаиф идарәсе озак вакытка сузылган сөйләшүләрдән соң, ил башкаласында гомер итүче татарларның гозерен үтәү йөзеннән, татар этномәдәни компонентлы урта гомумбелем бирү мәктәбе ачуга булышырга ризалык белдергән. Әлеге мәктәптә, дәүләт мәгариф стандартларында каралганнарыннан тыш, тагын татар теле, татар халкы тарихы һәм мәдәнияте дәресләре дә укытылачак.

Шушы дәүләт мәгариф учреждениесендә баласын укытырга теләгән ата-аналардан хәзерге вакытта гаризалар кабул ителә, дип “Татар-информ” агентлыгына хәбәр сала Татар мәдәни-агарту үзәге. Моның өчен Көньяк округ мәгаиф идарәсенә гариза язып, аны 125412, Мәскәү шәһәре, Коровинское шоссе, 23 нче йортның 2 нче корпусында урнашкан “Татар мәдәни-агарту үзәге” коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасына (тел.: (499) 905-17-75, 905-03-65) китерергә яки почта аша салып җибәрергә кирәк була. Гаризада исә әлеге мәгаиф идарәсенең мәктәп өчен бина табуда һәм укыту процессы өчен шартлар тудыруда ярдәм итүенә өмет баглануы хакында да әйтелә.