Башкортстанда халкыбызның батыр улы Муса Гәрәевны искә алалар

Бу чаралар Муса Гәрәевның туган көненә багышлана
(Уфа, 9 июль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда бүген татар халкының батыр улы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевне искә алу чаралары үтә.
Бу чаралар Муса Гәрәевның туган көненә багышлана. 1922 елның 9 июлендә дөньяга килгән милләтебезнең асыл заты. Атаклы шәхесне искә алуда аның тормыш иптәше Галина ханым да, балалары да, хөрмәтле кунаклар да катнаша.
Инде Муса Гайса улының арабыздан китүенә 20 елга якын вакыт үтеп бара. Шуңа да карамастан, батыр очучы-штурмовикның тормыш юлы һәм хәрби хезмәте вакытындагы батырлыклары хакында яңадан-яңа мәгълүматлар өстәлә тора.
Галина Александровна Башкортстан Милли музеена Муса Гәрәевның кайбер шәхси әйберләрен дә бүләк итте. Алар арасында батыр якташыбызның озак еллар аерылгысыз дусты булган фотоаппараты да бар. Фотога төшерү Муса аганың иң көчле мавыгуларының берсе була. Аның архивында үзе төшергән йөзләрчә истәлекле фотосурәтләр саклана. Аларны Башкортстан тормышының елъязмасы дияргә дә мөмкин.
Муса Гәрәев Башкортстанның Илеш районындагы Иләкшиде исемле татар авылында туып үсә. Хәрби училище тәмамлаган егет, Бөек Ватан сугышының башыннан азагына кадәр катнаша һәм җиңүне Алманиядә каршылый. Сугыш елларында 250 хәрби очыш ясаган очучы-штурмовик 1945 елның февралендә беренче тапкыр һәм тагын ике айдан икенче тапкыр, хәрби батырлыклары өчен, Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була.
Сугыштан соң Муса Гайса улы озак еллар Башкортстанның ДОСААФ оешмасына җитәкчелек итте һәм башка күп кенә җәмәгать эшләрен башкарды.
Бүген Уфадагы Җиңү паркында Муса Гәрәевның каберенә һәм ул соңгы елларда яшәгән Энгельс урамы 5нче санлы йорт диварына беркетелгән истәлек тактасы алдына чәчкәләр салу тантаналары үтте.