Төркиядәге фәнни җыенда татарларда танбур музыка уен коралы турында сөйләделәр

Геннадий Макаров танбурның Казан ханлыгы чорында популяр уен коралы булуын, хан сараенда танбурда уйнаганнарын әйтте.

(Истанбул, 9 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Казан дәүләт консерваториясе галиме Геннадий Макаров Төркиядә үткәрелгән «Галәмнең танбур остасы Җәмил бәй» исемле халыкара фәнни симпозиумда татар милли музыкасы һәм уен кораллары мәдәниятендә танбурның кулланышы турында сөйләде.

Геннадий Макаров «Урта гасыр чорында татарларның музыка һәм уен кораллары мәдәниятендә — танбур» дип аталган чыгышында танбурның Казан ханлыгы дәверендә популяр музыка инструменты булуын, Мөхәммәтәмин хан сараенда танбурда уйнаганнарын искә алды. Татарлар арасында аның «Хорасан танбуры» яки «Төрек танбуры» дип йөртелгәнен әйтте.

Татарстанның танылган фольклорчысы, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров танбур уен коралының Урта Азиядә, бигрәк тә мөселман суфилар мәдәниятендә популяр булуын сөйләде. Сәяси яктан  болгавыр, четерекле чорлар кичерүгә карамастан татар сәнгатендә әлеге борынгы уен коралының онытылып бетмәвен ассызыклады.

Татар суфилары арасында Җәгъфәр әс-Сәфәринең танбур уен коралында уйнаганын, аның татар музыкасы тарихында суфи тенденциясенең күренекле вәкиле булуын җиткерде. Җәгъфәр ишанның күренекле суфилардан белем алуын, шәкертләре күп булуын, Шиһабетдин  Мәрҗәни истәлекләрендә дә искә алынуын, татарлар арасында суфичылык идеяларен таратучы шәхес буларак тарихта урын алуын искәртте.

«Җәгъфәр ишан тормышы һәм иҗаты мисалында шуны  әйтергә була: татар дини сәнгать вәкилләренә Урта Азия суфиларының музыка һәм поэзия мәдәнияте йогынтысы Идел буенда, Казан ханлыгы вакытыннан алып, мөселман классик инструменталь сәнгать традицияләренең сакланып калуына мөмкинлек биргән», — дип сөйләде Геннадий Макаров.

Танбурда уйнау остасы Җәмил бәйнең тууына 150 ел тулуга багышланган «Галәмнең танбур остасы Җәмил бәй» фәнни җыены «Төрек музыкасы академик мохиты» платформасы, «Мим» сәнгать җәмгыяте, «Анадолу музыка мәдәниятләре» һәм «Танбури Җәмил бәй» иҗтимагый корылышлары тарафыннан оештырылган.

Татар галиме онлайн үткән әлеге җыенның «Уен кораллары, башкару һәм башкару принциплары, музыка теориясе» исемле утырышына катнашып, төрекчә чыгыш ясады.