Краснодар халкы бер айдан Сабан туен бәйрәм итәчәк

Милли бәйрәмгә крайның барлык шәһәрләреннән дә татарлар җыела.
(Казан, 9 май, "Татар-информ"). Краснодарда быел Сабан туе 9 июньдә узачак. Бу хакта җирле татарларның "Булгар-К" оешмасы хәбәр итә.  Узган ел Сабан туе берничә йөз кешене җыйган. Быел чарада Адыгея, Сочи, Адлер, Лазеревское, Армавир, Абинск, Новороссийск һ.б. шәһәрләрдән милләттәшләребез катнаша. Шулай ук, Татарстаннан һәм Башкортстаннан да кунаклар чакырыла.  Быел милли бәйрәм Җиңүнең 30 еллыгы паркында узачак, диелә хәбәрдә.      Посмотреть эту публикацию в Instagram           Публикация от