news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең Алнаш районында Татар мәдәнияте көне көнен үкәрделәр

Чарада татар теле курсларының эшен яңартырга кирәклеген искәрттеләр.

Удмуртиянең Алнаш районында Татар мәдәнияте көне көнен үкәрделәр
https://yanarysh.ru/

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Удмуртиянең Алнаш районының сәнгать үзәгендә Татар мәдәнияте көне көнен үткәрделәр. Һәрвакыттагыча әлеге чара Алнаш хакимияте, биредәге милли оешма, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең уртак көче белән оештырылды.

Чарада Алнаш районының хакимият башлыгы урынбасары Александр Иванов, Удмуртия Халыклар дуслыгы йортының әйдәп баручы методисты Наталья Иванова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова катнашты. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

«Алнашта удмурт, рус, татар, мари халык милли оешмалары эшли. Һәр милләтне дә зурлыйбыз, аларга игътибар бирелә. Татар мәдәнияте көннәре уздырылу — безнең өчен зур шатлык. Чөнки халык саны буенча татарлар районда өченче урында торалар», — диде Александр Иванов.

Рәмзия Габбасова Алнаш районы хакимиятенә ел саен Татар мәдәнияте көне уздырулары өчен рәхмәт белдерде. Китапханәгә әдәби китаплар, татар телен укыту өчен кулланма әсбаплар бүләк итте. Пандемия аркасында эшләүдән туктаган татар теле курсларының эшен яңартырга кирәклеген искәртте.

Соңгы вакытта алынган мәгълүматлар күрсәткәнчә, Алнаш районында — 22258 кеше яши. Шуның 82 процентын — удмуртлар, 12 процентын — руслар, 3 процентын татарлар (700 дән аз гына артык), 2 процентын марилар тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100