news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрки дөнья әдәбият журналы Роберт Миңнуллинның үлеме уңаеннан кайгы уртаклаша

Анкарада нәшер ителүче “Кардәш каләмнәр” төрки дөнья әдәбият журналы Роберт Миңнуллинның үлемен зур югалту дип язган.

Төрки дөнья әдәбият журналы Роберт Миңнуллинның үлеме уңаеннан кайгы уртаклаша
Якуп Өмәроглу

(Истанбул, 9 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төрки дөньяның «Кардәш каләмнәр» әдәбият журналы160 нчы санында Татарстан халык шагыйре  Роберт Миңнуллинның үлеме уңаеннан кайгы уртаклашкан. Ул тулы бер биттә бирелгән.

Кайгынамәдә Евразия Язучылар берлеге матбугат органы булган «Кардәш каләмнәр»дә Роберт Миңнуллин шигырьләренең басылып килүе, үлем хәбәренең зур югалту, авыр кайгы буларак кабул ителүе белдерелә.

«Татар әдәбияты һәм мәдәниятенең иң әһәмиятле исеме булган Роберт Миңнуллин язучылар берлегебезнең Татарстандагы бөтен чараларына зур ярдәм күрсәтте. Аның белән һәр очрашу безне шатландыра иде. Ул безне һәрчак дустанә җылы мөнәсәбәт белән каршылады», — диелгән кайгынамәдә.  

Кайгы уртаклашу тексты: «Ул халкы белән бик күп михнәтне бергә кичерде, күп борчуларга күкрәк киереп каршы торды. Һәрчак татар теле, мәдәнияте, татар  сабыйларының янәшәсендә булды. Үзләренә атап шигырь язган шагыйрьләрен ул балалар беркайчан онытмас, аның исемен мәңге яшәтәчәкләренә өметебез зур. Татар халкының бу бөек шагыйренә Аллаһы Тәгаләдән  рәхмәт сорыйбыз, хәсрәтле гаиләсенең, кардәш татар халкының тирән кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз», — дип төгәлләнгән.

Журналның тулы бер битендә Роберт Миңнуллинның тормыш юлы яктыртылган, иҗаты турында мәгълүмат бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100