Үзбәкстанның Кашкадарья татар үзәге рәисенә дәрәҗәле бүләк тапшырылды

Быел Үзбәкстан Республикасында әлеге бүләккә 279 хатын-кыз лаек булды, ә барлыгы 577 хатын-кыз.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Кашкадарья өлкәсе хакимиятендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада өлкә хакиме З.Т. Мирзаев Кашкадарья өлкәсенең Татар-башкорт милли мәдәни үзәге җитәкчесе Фирүзә Ихсановага «Хөрмәтле ханым» («Мўътабар аёл») күкрәк тамгасын тапшырды.

Билге җәмгыять һәм дәүләт тормышында актив һәм инициативалы булган, үзенең нәтиҗәле хезмәте белән гаиләләрнең иминлеген формалаштыру һәм ныгытуга, аналарны һәм балаларны саклауга лаеклы өлеш керткән хатын-кызларга һәм кызларга бирелә. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Үзбәкстан Республикасында әлеге бүләккә 279 хатын-кыз лаек булды, ә барлыгы 577 хатын-кыз. Беренче тапкыр «Хөрмәтле ханым» («Мўътабар аёл») күкрәк билгеләре 2019 елның мартында тапшырылды.