^Тынгы белмәс Әлмирәнең яңа уңышлары

^Тынгы белмәс Әлмирәнең яңа уңышлары

(Төмән, 9 март, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен «Төмән фанера комбинаты» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Әлмирә Ислам кызы Кәримова эшендә тагын да югарырак уңышларга ирешеп каршы алды һәм илебезнең югары бүләкләренә лаек булды.

Уфа кызы, Мәскәү урман-техника институтын тәмамлап Төмәнгә килгәннән бирле, ул 30 елдан артык гомерен шушы комбинатка бирде, аны ил икътисады тәмам җимерелгәннән соң башланып киткән мәгънәсез реформаларга яраклашып, ирләр чыдамаган кыенлыкларны җиңеп чыгып, югары үсеш биеклекләренә күтәрде, эш урыннарын арттырды. Шуның белән бергә ул үзен хезмәткәрләренең тормыш-көнкүрешен яхшырту, аларны торак белән тәэмин итү ягыннан да үрнәк җитәкче итеп күрсәтте.

Әлмирә ханымның Россия икътисадын һәм фән потенциалын үстерүгә керткән өлеше өчен шәһәр, өлкә һәм ил күләмендә алган дипломнарын, мактау һәм рәхмәт хатларын санап бетерерлек кенә дә түгел. Ул ике мәртәбә Россия күләмендә «Директор – ил хатын-кызы» бәйгесендә җиңүче булып чыкты, 2003 елда Россия Президенты карары нигезендә «Россиянең атказанган эшмәкәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Узган 2004 елның ноябрь аенда гына да Мәскәүнең Кремль сараенда ул беръюлы «Российский национальный Олимп» дигән Россиянең Баш Премиясе, «Промышленность. Производство» номинациясендә диплом һәм «За честь и доблесть» ордены белән бүләкләнде. Россиянең данын, көч-куәтен күтәрүгә керткән өлеше аның «Лучшие люди России» Энциклопедиясеннән бирелгән медалендә дә чагыла. Узган елның ахырында гына Әлмирә ханым җитәкләгән комбинат илебезнең башка бүләкләрен дә - «Золотое Руно» Гран-приен һәм инвестицияләр җәлеп итә белгәне өчен «Золотой запас Отечества ХХ1 века» дип аталган дипломын алып өлгерде. Өстәвенә әле Әлмирә ханым бик зур яңа фанера заводын төзү эшләрен дә башлап җибәрде.

Аңа өлкәбезнең кайсы төбәкләреннән генә, нинди оешмалар гына ярдәм сорап мөрәҗәгать итмиләр – ул аларның берсен дә җавапсыз калдырмый, үз тамагыннан өзеп булса да, ярдәм кулын суза.

Әлмирә Кәримованың татар милли үсешенә керткән өлеше дә бик зур. Ул татар милләтен үстерү максаты белән төзелгән хәйрия «Мирас» фонды шурасы әгъзасы буларак та күп изге эшләрдә катнаша.