Кыргызстан татарларының “Туган тел” газетасы ниләр яза?

Кыргызстан татарларының “Туган тел” газетасы ниләр яза?

(Бишкәк, 9 февраль, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Кыргызстанда яшәүче татар диаспорасының “Туган тел” газетасы әле генә дөнья күргән чираттагы санында укучыларын Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге белән таныштыра. Икенче сәхифәдә журналист Мәрьям Миңгалиева татар хатын-кызлар төркемендә гарәп теле дәресләрен алып баручы һәм Коръән сүрәләрен өйрәтүче ике кыз – Зөлфия Рәфыйкова һәм Мәликә Сәмигуллина турында яза.

Газетаның өченче битендә Мәскәүдә чыгып килгән “Татарские новости” газетасыннан күп гасырлы Казан тарихына багышланган мәкалә күчереп бастырылган. Соңгы биттә исә, гадәттәгечә, хуҗабикәләргә төрле киңәшләр, милли аш-су серләре һәм “Иркәм” рубрикасында татар яшьләрен бер-берсе белән танышуга чакырган белдерү-игъланнар бар.

Газета, нигездә, татар укучысын милли мәдәниятебез, тарихыбыз һәм Ислам диненең иң соңгы яңалыклары белән таныштырырга омтыла, яшьләр темасына да зур урын бирә.