news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростов өлкәсендәге татар авылында эшмәкәрләр атна саен мохтаҗларга ярдәм итә

Эшмәкәрләр атнага бер тапкыр пенсионерларга, ялгызларга, мохтаҗларга кирәкле азык-төлекне алып бирә.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Айгөл Шәйхлисламова). Ростов өлкәсендәге Кызыл-Аул авылында эшмәкәрләр атна саен ялгыз пенсионерларга, мохтаҗларга кирәкле продуктлар белән ярдәм итә. Алар якынча бер ел дәвамында үз теләкләре белән хәйрия белән шөгыльләнә. Бу хакта «Якташлар» оешмасы идарәсе әгъзасы Надия Курмакаева хәбәр итте.

«Бүгенге көндә нинди милләт, дин кешеләре булуларына карамастан, эшмәкәрләр Ростов өлкәсе Кызыл-Аул хуторында яшәүче мохтаҗларга ярдәм итәләр. Атна саен җомга көнне ипи, май, башка беренчел кирәкле азык-төлек алалар. Әлегә дүрт кеше катнаша, 2020 елда акциягә кушылырга теләүчеләр бар», — диде Надия Курмакаева.

Аның әйтүенчә, хәйриячеләр — Кызыл-Аулда яшәүчеләр. Рифат Ибрагимов чәчәк үсентеләре үстерә, Дод Карамов камыр ризыклары сата, Эльвира Рокало терлекчелек белән шөгыльләнә, Зарифә Юнеева хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли.

Надия Курмакаева әйтүенчә, авылда 60тан артык хуҗалыкта татарлар яши. «Бу авыл Ростов өлкәсендә татарларның оешып урнашкан бердәнбер авылы», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100