^Ульяновски өлкәсенең киң танылган шәхесе Салихҗан ага Фәизев үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте

^Ульяновски өлкәсенең киң танылган шәхесе Салихҗан ага Фәизев үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте

(Ульяновски, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсе буенча киң танылган шәхес Салихҗан Хәлим улы Фәизев үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Социалистик хезмәт Каһарманы, өлкәнең Мактаулы гражданы, бихисап орден-медальләр кавалеры, гомерен тулаем диярлек авылда үткәргән Салихҗан ага Фәизев ничек шулай киң танылу тапкан соң?

Сугыш башланганда Салихҗан агага 15 яшь кенә була әле. Фронтка җибәрмиләр. Шулай да аның гомумҗиңүдә үз өлеше дә бар. Ульян өлкәсендә “Захарьевский рудник” дип танылган шахтага озаталар аны. Кайда шахта – анда татар икәне гомуммәгълүм инде. Сугыш тәмалангач, өлгергән егет Салихҗанны да Кузбасска озаталар. Туган якларына кайтырга да насыйп булган икән. Моңа аның аягын имгәтүе сәбәп була.

Авылның шифалы һавасы-суы ярдәм иткәндер инде: Салихҗан ага гарип булып калмый. Башта төрле вак-төяк эш башкарса, соңрак аңа хәтта трактор да бирәләр. Аның шөһрәтле хезмәт юлы шуннан башлана да. Моңа Чынлы шикәр заводыннан ерак түгел урнашкан Кәшә авылының уңдырышлы Зөя буе җирләре, Кәшә халкына хас тырышлыгы да этәргеч биргәндер. Өлкә буенча шикәр чөгендере үстерүдә иң зур уңышка ирешкән “Волга” исемле колхозга яңа таләпләр куела. Салихҗан ага башлангычы буенча, 1964нче елда аның җитәкчелегендә махсус механикалаштырылган звено оештырыла. 3 ел буе аның аның тәҗрибәсен җентекләп өйрәнәләр һәм авылда тагын шундый 4 звено булдырыла. Менә шуннан китә инде Салихҗан аганың даны. Өлкә буенча гына түгел – ил күләмендә. Мәскәүдә авыл хуҗалыгы буенча нинди генә зур чаралар оештырылмасын – Салихҗан ага чакырыла. Колхозчыларның өченче съезды, профсоюзларның 15нче, ә КПССның 25нче съезды делегаты ул.

Салихҗан ага хәзер дә, хәтта 80 яшендә дә тырыш хезмәттә. Физик хезмәттә түгел, билгеле, ә акыллы киңәшләре, мөмкин кадәр ярдәм итүе, авыл язмышын кайгыртып, халык арасында тәрбия эшләре алып баруы да бик мөһим бит хәзерге заманда.