Самара укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасында сыналды

Шул ук көнне “Ел укытучысы” бәйгесе җиңүчеләре дә ачыкланды.
(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Самараның Камышлы авылы гомумбелем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы узды. Анда Шенталы, Похвистнево, Камышлы районнарының һәм Самараның “Яктылык” татар теле укытылган мәктәпләре укучылары катнашты. Бу турыда "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә. Шул ук көнне татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе дә оештырылган иде. Чара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты һәм мәктәп администрациясе тарафыннан оештырылган иде. Өлкәнең “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, оешма Советы әгъзасы Фәһим Йосыпов олимпиаданың ана телен саклап калу, үстерү максатыннан уздырылуын ассызыклап үттеләр. Ниһаять, олимпиада башланды. 8-11нче сыйныф укучылары язма эш язарга утырды, ә сәнгатьле итеп шигырь уку бәйгесендә катнашучылар тантана залында җыелып, жюри әгъзалары каршында чыгыш ясый башлады. …Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү чараның иң татлы өлеше булгандыр, мөгаен. “Ел укытучысы” конкурсында 3нче сыйныфта “Спорт уеннары” темасына ачык дәрес үткәргән Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучысы Рәмзия Лазюк беренче урынга лаек булды. Камышлы районы Яңа Усман авылы мәктәбенең Иске Усман авылы филиалы укытучысы Гөлия Нуретдинова (3нче сыйныфта “Кыш” темасы) икенче урынны яулады.