news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәгадәт Чагатай-Исхаки оештырган фондта «Милләт аналары» җыелышы узды

Чарада Мәхбүбҗамал Акчурина, Шәфика Гаспралы, Сәгадәт Чагатай хакында сүз алыштылар.

Сәгадәт Чагатай-Исхаки оештырган фондта «Милләт аналары» җыелышы узды
Мостафа Гүлтәкин

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркия башкаласы Анкарада «Милләт аналары» дип исемләнгән җыелыш узды. Ул Гаяз Исхаки — Таһир Төркистан Идел-Урал фонды йортында оештырылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Анкарада яшәүче төрек милләте вәкиле Ләвәнт Булут хәбәр итте.

«Җыелышта, язучы һәм тәрҗемәче Роза Корбан „Татар язучысы, педагог Мәхбүбҗамал Акчурина“ турында, Хаҗы Байрам Вәли университеты укытучысы, доктор Ышылай Сава „Шәфика Гаспралы“ турында, Гаяз-Таһир Төркистан Идел-Урал фонды җитәкчесе тарихчы, доктор Түлай Дуран „Профессор Сәгадәт Чагатай“ турында чыгыш ясады, аларның тормышларын, хезмәтләренең асылын аңлаттылар», — диде ул.

Ләвәнт Булут сүзләренчә, фондны Гаяз Исхакиның кызы Сәгадәт Чагатай-Исхаки 1988 елда оештырган. «Җыелышта утызлап кеше катнашты. Аларның арасында Конья, Кастамону, Анкара шәһәрләренең кайбер университетларыннан тюркология укучылары, Анкараның кайбер университетларыннан академик шәхесләр, фонд җитәкчеләре, Искешәһәр, Истанбул, Анкара шәһәрләреннән татар-төрек кунаклары катнашты», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100