Бөтендөнья татар конгрессы V корылтаеның иң нәтиҗәле көне – бүген

Корылтайның пленар утырышына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислек итә

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае бүген “Корстон” комплексында дәвам иттерелә. Биредә эш пленар утырыш рәвешендә булып, аңа ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислек итә, һәм моның өчен ул президиумга тавышка куеп кертелде. Утырышта БТК БК рәисе Ринат Закиров, Федераль татар милли-мәдәни мөхтәрияте советы рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һ.б. рәсми затлар катнаша.

Ф.Мөхәммәтшин игълан иткәнчә, корылтай исеменә рәсми телеграммалар, сәламләүләр килеп төшкән. Мәсәлән, Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов, Курган өлкәсе губернаторы Олег Богомолов, Байкал аръягы өлкәсе губернаторы Равил Гыйниятуллин, Польша Республикасы Президенты җәмәгате Анна Комаровскаядан, Алтай Республикасы, Красноярск крае, Австралия һ.б. ил-төбәкләре җитәкчеләреннән.

Җыеп кына әйткәндә, кичә секцияләрдә булган эшләргә нәтиҗә чыгару, корылтай резолюциясен һәм мөрәҗәгатен, татар халкының этник үзенчәлекләрен саклау концепциясен кабул итү күздә тотыла. Шулай ук, “Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге уставына үзгәрешләр кертү, БТКның җитәкче органнарын сайлау планлаштырылган. Кичке 5тән исә – Спорт сараенда сәнгать осталары концерты.

Шул рәвешле, V корылтайның иң нәтиҗәле көне – бүген.