Удмуртиядә “ТатарБазарФест” заманча татар мәдәнияте фестивален үткәрделәр

Быел исә ул “ГаиләФест” – милли гаиләләр конкурсы рәвешендә узды.
(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Удмуртиядә  “ТатарБазарФест” заманча татар мәдәнияте фестивале узды. Фестивальдә республикабызның төрле шәһәр-районнарыннан, Әгерҗе, Чаллы, Казан шәһәрләреннән килгән милләттәшләр катнашты. Бу турыда "Яңарыш" газетасы хәбәр итә.Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты, Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” газетасы редакциясе оештырды.  Моннан 5 ел элек Мөнәҗәтләр әйтү бәйрәме уздырганнар иде.  Быел исә ул “ГаиләФест” – милли гаиләләр конкурсы рәвешендә узды.Казан шәһәреннән килгән “Риваять” төрки этник һәм һөнәрчелек ансамбле балаларга милли уен коралларында уйнау һәм бию буенча остаханә уздырды. Балаларга остаханәдә шөгыльләнү шул кадәр ошады ки, бәйрәм башланырга берничә минут кала гына залга алып керә алдык аларны.Өлкән яшьтәге апаларны, яшь кызларны исә Казан шәһәре кунагы Нурислам Сираҗи татарча чигү үрнәкләре, тамбурлы, элмәле, каюлап чигү алымнары белән таныштырды.Фестивальнең иң нәни тамашачылары сәйләннән беләзек ясады, имбирле печенье бизәде, Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллина белән гаилә шәҗәрәсен төзеде. Теләге булган һәркем мөселманча яулык бәйләү серләренә дә төшенә алды.