Директорларга прокуратура күрсәтмәләрен судка шикаять итәргә кирәк иде - Айсылу Галиева

Филология фәннәре кандидаты "Татар теле укытучыларына үзләрен эштән җибәрүләренә ризалык бирмәскә кирәк", дигән фикердә.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Директорлар тизрәк уку планнарын үзгәртергә ашыкты, ә аларга прокуратура күрсәтмәләрен судка шикаять итәргә кирәк иде. Өч бала анасы, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиева шулай дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына интервьюсында белдерде.

"Мәктәпкә прокурор тикшерүе килде. Прокурорлар күрсәтмәләр язып киттеләр. Мәктәп директорлары гөнаһларын юарга тиеш, янәсе. Әлеге күрсәтмәне үтәр өчен, төрле мәктәпкә төрлечә вакыт бирелде. Бу күрсәтмәне үтәмәсәң, мәктәп директорлары административ җаваплылыкка тартыла. РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.5 маддәсе буенча, аларга штраф салырга, эшеннән китүне сорарга мөмкиннәр. Директорлар тизрәк уку планнарын үзгәртергә ашыкты. Ә аларга әлеге күрсәтмәләрне судка шикаять итәргә кирәк иде. Суд карар чыгарганчы, үз программаң буенча рәхәтләнеп эшлисең. Әле ул суд карары кайчан чыга - ярты елданмы, бер елданмы", - ди Айсылу Галиева.

Әңгәмәдәш татар теле укытучыларына да шулай ук хәбәрдар итү кәгазьләре бирелгәнен искәртеп: "Эштән җибәрүләренә ризалык бирмәскә кирәк. Кыскартылган очракта, уртача хезмәт хакы күләмендә ике ай пособие түләнә. Әгәр риза булып, гариза язасың икән, үз теләге белән киткән булып санала. Укытучыларга да судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларны якларга әзер адвокатлар бар. Шул ук "СолнЦЕ" мәктәбе директоры Павел Шмаков бар. Ул үзе прокуратурага каршы чыккан. Татар кешесе булмаса да, үз укытучыларының хокукларын яклар өчен шулай эшләгән", - дип белдерде.