Азамат Сабиров белән Игорь Носов инстаграмда татарча шигырь уку эстафетасын башлады

Игорь Носов, үз чиратында, эстафетаны җырчы Аида Гарифуллинага һәм сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга тапшырган.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). Татар телен саклау максатыннан инстаграмда яңа эстафета башланды. Татар телендә шигырь укудан гыйбарәт булган эстафетаны С.Хәкимнең "Без - Казаннан, Иделдән" исемле шигыре белән Һава, тимер юл транспорты һәм туризм агентлыгының генераль директоры Азамат Сабиров башлап җибәрде.

Азамат Сабиров эстафетаны "Иннополис" җәмгыятенең генераль директоры Игорь Носовка, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманга, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттаховка, тележурналист Лилия Галимовага, хәйриячелек белән шөгыльләнүче Гөлнара Галимовага тапшырган.

Эстафетаны Игорь Носов кабул иткән. Ул Г.Тукайның “Милли моңнар” шигырен укый.

Белешмә өчен: Игорь Носовның әнисе – Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисткасы Хәлимә Искәндәрованың улы.

Игорь Носов, үз чиратында, эстафетаны җырчы Аида Гарифуллинага, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиевка тапшыра. 

Азамат Сабировка: "Нинди милләттән булуың мөһим түгел, менә дигән татар бул!", "Шәп идея! Бүген мин дә укыйм!", "Афәрин!", "Ринат Билалов та шигырь укыр, дип ышанам!" – кебек фикерләр калдырганнар. Игорь Носовка: "Мин берни дә аңламадым, ләкин бик матур яңгырый!", "Шәп чыккан! Авазлары да дөп-дөрес!", "Шундый матур итеп укыйсың, сокланып тыңладым, бик тә уңган үзең!", "О, ничек матур! Искиткеч!" – дип язганнар. Фикер калдыручылар арасында рус кешеләре дә бар. 

Чарада катнашу өчен үзеңне видеога яздырып, интернетка урнаштырырга һәм дусларыңны билгеләргә кирәк.