Сургутта “Актыр татар сөлгесе, керсез күңел көзгесе” дигән конкурс игълан ителде

Конкурска «Сабан туе» бәйрәменә ике атна кала нәтиҗә ясалачак. Җиңүчеләрне бәйрәмдә акчалата бүләк көтә.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлар берлеге 13 октябрь көнне үз эшен башлап җибәрә. Быел оешма “Актыр татар сөлгесе, керсез күңел көзгесе” дигән конкурс игълан итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Конкурска «Сабан туе» бәйрәменә ике атна кала нәтиҗә ясалачак. Җиңүчеләрне бәйрәмдә акчалата бүләк көтә. Бүләкнең күләме бераз соңрак хәбәр ителәчәк.