Р.Вәлиев: “Хартияне раслауны без милли мәгариф өлкәсендәге вәзгыятьне хәл итүдә, РФ халыкларының туган телләрен саклауда нәтиҗәле юлларның берсе итеп күрәбез”

ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев “Россия Федерациясендә телләр күптөрлелеге: проблемалар һәм перспективалар” темасына парламент тыңлауларында катнашты

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Кичә РФ Дәүләт Думасында “Россия Федерациясендә телләр күптөрлелеге: проблемалар һәм перспективалар” темасына парламент тыңлаулары узды. Әлеге чара Милләтләр эшләре буенча комитет инициативасы белән, милли азчылыкларның телләрен үстерү программасы экспертлары белән берлектә оештырылды.
Тыңлауларда РФ Дәүләт Думасы депутатлары, федераль, төбәк башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмәләр рәисләре, Европа Советы һәм Европа Берлегенең РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы белән берлектәге “Россиядә милли азчылыклар: телләр, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданнар җәмгыяте үсеше” программасы экспертлары, галимнәр, гражданнар җәмгыяте институты вәкилләре катнашты.
Татарстаннан укуларда ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев катнашты.
Парламентарийлар телләрнең күптөрлелеге мәсьәләсенә Европаның төбәк телләре һәм азчылык телләре хартиясен раслау буенча эш алып бару уңаеннан мөрәҗәгать итәргә уйлаган.
Кайбер парламентарийлар фикеренчә, әлеге хартиянең Россия тарафыннан автомат рәвештә раслануы шик тудыра. Мәсәлән, РФ парламентының Халыкара эшләр буенча комитет рәисе Константин Косачев сүзләренә караганда, Хартия Европа Советында Россиядән башка гына, милли азчылыклар чикле булган илләр өчен, эшләнгән. Бүгенге көндә Хартияне Европа Советы әгъзалары – дәүләтләрнең яртысы диярлек раславын исәпкә алып, документ Россиянең минималь йөкләмәләре исемлегенә керергә тиеш түгел, дип саный депутат.
Шул ук вакытта Разил Вәлиев, парламент тыңлауларында катнашучылар алдында чыгыш ясап, халыкара йөкләмәләрне үтәмәгән илләрне түгел, бу көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә алынганнарны үрнәк итеп күрсәтергә кирәк. “Соңгы вакытта, Россия һәм чит илләрнең социологлары һәм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүчеләре фикеренчә, федераль үзәкнең күпмилләтле илгә хас булган федератив принциплардан китү тенденциясе күзәтелә. Ул дәүләт хакимиятенең барлык баскычларында да бумеранг булып чагылыш таба”, - диде Разил Вәлиев. Ул федераль үзәкнең белем бирү мәсьәләләре, бигрәк тә милли мәктәпләрне, региональ компонентлы уку йортларын саклау юнәлешендәге позициясенә карата борчылу белдерде. Разил Вәлиев федераль дәүләт белем бирү стандартына үзгәрешләр кертү турындагы 309 нчы закон кабул ителгәннән соң, Татарстан парламенты депутатларының Дәүләт Думасына милли-төбәк компонентын торгызу турында закон чыгару инициативасын юллауларын искә төшерде. Шундый ук инициатива белән Башкортостан парламенты да чыккан иде. Әмма бу инициативларны карау хаман кичектерелә. Ә яңа стандартлар инде закон нигезендә гамәлгә кертелә башлады.
Разил Вәлиев шулай ук Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру тәртибенә кагылышлы проблеманы яңгыратты. “Бердәм дәүләт имтиханының рус телендә генә тапшырылырга тиешлеге милли мәктәпләргә китереп суга”, - дип ассызыклады ул.
“Россия Федерациясе катнаша торган халыкара актларга мөрәҗәгать итәргә вакыт җитте. Иң беренче чиратта сүз Европаның төбәк телләре һәм азчылык телләре хартиясе турында бара. Миңа бүген кайбер коллегалар дәүләт өчен мөһим булган әлеге документны расламау өчен аргументлар эзләү белән артык мәшгуль кебек тоела. Хартияне раслауны без милли мәгариф өлкәсендәге вәзгыятьне хәл итүдә, РФ халыкларының туган телләрен саклауда нәтиҗәле юлларның берсе итеп күрәбез”, - диде Р.Вәлиев.
Моннан тыш, ул 2011-2015 елларга эшләнә торган Федераль максатчан белем бирү программасына “Күпмилләтле дәүләт шартларында милли телләр һәм мәдәниятлар, региональ традицияләр һәм үзенчәлекләр үсеше өчен шартлар тудыру” бүлеген кертергә тәкъдим итте.
Чыгышын тәмамлап, Р.Вәлиев Татарстанның алда әйтеп узган мәсьәләләрне хәл итүдәге позициясенең элеккечә булуын билгеләп үтте.
“Мәгариф турындагы законнарга РФ субъектларының милли-региональ компонентны билгеләү хокукын гарантияли торган үзгәрешләр кертергә һәм күпмилләтле Россиянең төрле субъектлары территорияләрендә яшәүче халыкларның милли-региональ ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә торган уку вакыты күләмен федераль закон белән ныгытырга кирәк. Европаның төбәк телләре һәм азчылык телләре хартиясен раслау буенча эш алып баруны тизләтергә кирәк. Эшне озакка сузу илебез халыклары телләрен саклау өлкәсендәге гади булмаган хәлне кискенләштерә”, - диде Р.Вәлиев.
Аны РФ Дәүләт Думасына Башкортостаннан сайланган депутат, Милләтләр эшләре буенча комитет әгъзасы Морат Киекбаев, региональ парламентлар вәкилләре тулысынча хуплап чыкты.
Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, Татарстан парламенты якын арада парламент тыңлаулары рекомендацияләренә өстәмәләр буенча үз тәкъдимнәрен әзерләячәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.