news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Җәмигъ мәчете йортында «Болгар» хәләл кибете эшли

Биредә хәләл ит һәм колбасалар, күптөрле ярымфабрикатлар, сөт һәм сөт эшләнмәләре, милли камыр ризыклары, төрледән-төрле чикләвекләр һәм тәм­ләткечләр саталар.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Самараның Җәмигъ мәчете йортында урнашкан «Итле-сөтле» хәләл ризыклар кибете исеме «Болгар» дип үзгәртелде, тышкы һәм эчке ягы матурланды. Бу кибет хуҗасы Наил Батровның бизнес буенча яңа партнеры бар­лыкка килүе белән аң­латыла. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

«Самараның татар милли хәрәкәте активисты, эш­мәкәр Эмир Марадуллин хә­ләл кибетебезгә яңа сулыш өрер­гә тәкъдим иткәч, мин бик теләп ризалаштым. Һәм моңа бер генә дә үкенмим. Кыска вакыт эчендә кибетебез таны­мас­лык булып үзгәрде. Бу безгә яңа сатып алучылар җәлеп итәр­гә ярдәм итәр, дип ышанам. Ассортиментыбызның киңәюе дә халык күңеленә, һичшиксез, хуш киләчәк», — дип шатлыгы белән уртаклаша Наил.

«Сәүдә тармагында шактый тәҗрибә туплаган кеше буларак, бу эштә бар да мөһим булуын аңлыйм. Улларым Айдар белән Айрат: „Кибетнең тышкы ягы да, эчке бизәлеше дә матур булып, халыкны әллә кайдан җәлеп итеп торырга тиеш“, — дигәч, аларның сүзләренә дә колак салдым», — дип сөйли Эмир.

Көнчыгыш стилендә би­зәлгән «Болгар» кибетенең ассортименты да киң. Суыткычларда хәләл ит һәм колбасалар, күптөрле ярымфабрикатлар, сөт һәм сөт эшләнмәләре тезелгән. Ә киштәләрдә — милли камыр ризыклары, төрледән-төрле чикләвекләр һәм тәм­ләткечләр. Каз, үрдәк һәм тавыкларны Марадуллиннар шәх­си хуҗалыкларында үзләре үрчетә икән. Шуңа сатуга куелган хәләл кош ите дә, йомырка да — үзләренеке.

«Гомумән, арзан бәя артыннан кумыйбыз, сатып алу­чыларыбызга бары тик сыйфатлы ризыклар гына тәкъдим итәбез. Әлбәттә, җирле җитештерүчеләр про­дукциясенә өстенлек бирелә. Ә менә дини китапларны, милли атрибутиканы Казаннан алып кайтып сатабыз. Яшьләр арасында аеруча ислемайга, заманча итеп тегелгән милли киемнәргә ихтыяҗ зур», — дип ассортимент белән таныштыра Эмир әфәнде.

«Болгар» кибете Корбан гаете көнне ачылды, шундук мәчеткә корбан чалуда, итен мохтаҗларга таратуда ярдәм күрсәтә башлады. Изге бәйрәм көнендә кибет каршында зур казаннарда пылау пешереп, чәй кайнатып, бәйрәм намазына килүчеләрне һәм мохтаҗларны да сыйлаганнар, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100