Кронштадт татар җәмгыятен Мамадыш кызы җитәкли

“Татулык” оешмасы җитәкчесе Гүзәлия Нимченова 60 яшьлек юбилеен билгеләде

(Санкт – Петербург, 8 июль, “ Татар – информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт – Петербургның Кронштадт районындагы “Татулык” татар – башкорт җәмгыятен милләттәшебез Гүзәлия Нимченова җитәкли. Ул Мамадышта туып үскән. Гүзәлия Миңнеәхмәт кызы халкыбыз йолаларын, бәйрәмнәрен үткәрүгә зур игътибар бирә. Бу гаҗәп тә түгел. Ул туган шәһәрендә татар телендә мәктәп тәмамлый. Беренче хезмәт чыныгуын да Мамадышта ала. “Спартак” аяк киеме филиалында эшли. Казан химия – технология техникумында белем ала. Казанның В.И. Ленин исемендәге химия заводында техник – механик булып эшли. Арытаба язмышы аны Кронштадтка алып килә. Кияүгә чыга һәм Ленинград өлкәсенә күчеп килә. 1980 елдан башлап ул биредә гаиләсе белән яши. Кронштадт хәрби частенда лаборант булып эшли. Соңгы унбиш елда хәрби – диңгез госпителендә янгынны кисәтү инспекторы вазыйфасын башкара.

Гүзәлия ханым җәмәгать эшендә актив катнаша. “Кронштадт дулкыны” оешмасы рәисе, “Татулык” татар – башкорт милли – мәдәни җәмгыяте рәисе урынбасары... 2011 елның мартында “Татулык” әгъзалары бертавштан
Гүзәлия Нимченованы рәис итеп сайлады. Һәрвакыт ачык йөзле, тыныч холыклы, башкалар белән тиз уртак тел таба белүче Гүзәлия ханым “Татулык” та җәмәгать эшләрен дә бик матур һәм эзмә - эзлекле алып бара. Гүзәлия Миңнеәхмәт кызы җитәкчелегендә оешма бик күп рәсми булмаган изге эшләр башкара. Биредә татар ашлары көннәре, башкорт балы атналары уза. Әлеге чаралар арасында җәмгыяти файдалылардан “ Корбан бәйрәм” , “ Ураза бәйрәм”, Сабантуй һәм гарәп теле дәресләрен атарга мөмкин. Оешма әгъзалары гарнизондагы “Казанлы” һәм “ Яшел Үзән” корабльләрендә хезмәт итүче Татарстан һәм Башкортостан яугирләре белән даими очрашып тора. Егетләрне тантаналарга, чәй кичәләренә чакыралар. Андый очрашуларда җәмәгать активистлары, юбилярлар, ветераннар катнаша, бәйрәмнәрдә бүләкләр тапшырыла. Җыр –биюләр башкарыла, шигырьләр укыла. Чәй табынына милли ризыклар куела.


Әйткәндәй, Татарстан берничә ел әлеге корабльләргә шефлык итә. Әмма бүгенге көндә милли – мәдәни җәмгыять алдында кичекми хәл итәсе бик зур мәсьәлә тора. “Татулык” моннан 15 ел элек оештырылды, шуңа карамастан, җәмгыятьнең һаман үз бинасы яки залы юк. Нәтиҗәдә милли бәйрәмнәрне оештыру, ешрак очрашу, халкыбыз гореф – гадәтләрен яшь буынга тапшыру мөмкинлеге чикләнгән дияргә мөмкин. Һәрчак алдан хат язып берничә сәгатькә зал сорарга мәҗбүрләр. Гүзәлия ханым аңа хас тормыш сөючәнлек белән бу мәсьәләнең хәл ителәсенә ышана. Күпьеллык актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Гүзәлия Нимченова Санкт – Петербург Татар милли – мәдәни мохтәрияте һәм төньяк башкала губернаторы рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.