news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида төрле милләт вәкилләре Татар теле һәм мәдәнияте көне чараларына килде

Ульяновск районында инде традициягә кергән гөрләп узды.

Ульяновскида төрле милләт вәкилләре Татар теле һәм мәдәнияте көне чараларына килде
http://emetul73.ru.

(Казан, 8 май, «Татар-информ). Ульяновск районының Ишеевка бистәсендә, «Звездный» кинозалына Татар теле һәм мәдәнияте көне чарасына милләттәшләребез белән бергә руслар, мордвалар һәм чувашлар да җыелган иде.

Кунакларны халкыбызның татлы вә затлы ризыгы — чәкчәк белән сыйладылар. Ә кул эшләре, татар ашлары күргәзмәсе, фотозона, шулай ук татар биюе буенча мастер-класс беркемне дә битараф калдырмады, һәркайсында соклану хисләре тудырды. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Милләттәшләребезне мөхтәрәм җитәкчеләр — Ульяновск район хакимияте башлыгы Сергей Горячев, район башлыгы Владимир Кузин, районның татар автономиясе рәисе Марат Әүхәдиев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм аның урынбасары Рифгать Ахмедуллов сәламләде.

Өлкә автономиясе җитәкчеләре район авыллары мәктәпләрендә татар телен өйрәнү өчен сәгатьләр санын арттыру, милли бәйрәмнәр, шул исәптән район Сабан туен үткәрү мәсьәләсен көн тәртибенә куйдылар. Шулай ук халкыбызның телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары белән Мактау грамоталары тапшырылды.

«Без күп милләтле төбәктә яшибез, шуңа күрә бүтән халыкларның — татар, чуваш, мордва, славян һәм башка халыкларның мәдәниятен өйрәнергә тиешбез. Ульяновск районында хакимият органнары, мәгариф, мәдәният һәм хәтта җәмәгать туклануы өлкәсе хезмәткәрләре дә бу юнәлештә актив эшли», — диде хакимият җитәкчесе Сергей Горячев.

Милли бәйрәмнең концерт программасында Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы һәм районның үзешчән сәнгать осталары катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100