news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Төркиянең “Җөмһүрият” газетасында галим Надир Дәүләт турында мәкалә чыкты

“Драматик бер гомер: Надир Дәүләт” дип исемләнгән мәкаләнең авторы – Садри Максуди оныгы, әдәбият галимәсе Гөнүл Пултар.

Бүген Төркиянең “Җөмһүрият” газетасында галим Надир Дәүләт турында мәкалә чыкты

(Истанбул, 8 май, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең “Җөмһүрият” газетасында дөньякүләм танылган галим Надир Дәүләт турында мәкалә чыкты. Аны Садри Максуди оныгы, әдәбият галимәсе Гөнүл Пултар язган.

Мәкалә ”Драматик бер гомер: Надир Дәүләт” дип исемләнгән. Анда Надир Дәүләт “галимнәрнең галиме” дип бәяләнгән. Автор аның Мәрмәрә университеты Төрек дөньясын тикшеренүләр институтында эшләгәндә һәм башка коммерциячел университетларда укытканда бик күп галим җитештерүен, бүгенге көндә аларның да танылган галим булуларын ассызыклаган.

“Апрель – явыз ай. Ул бездән Илһан Башгөз һәм Надир Дәүләт кебек ике зур профессорны алып китте.  Алар икесе дә үз тармакларында авторитет, дөньякүләм танылган галим иде. Икесе дә COVİD-19 вирусыннан түгел, онкология авыруыннан вафат булдылар”, – дигән Гөнүл Пултар мәкаләнең кереш өлешендә.

Автор Надир Дәүләтнең кыскача биографиясен сөйләгән. Аның эшчәнлеген, хезмәтләрен бәяләгән. Милли тамырының галимлек эшчәнлегенә йогынтысы турында язган. “Россиядәге төрки халыкларының милли көрәш тарихы (1905-1917”, “1917 Октябрь инкыйлабы һәм татар милли мәҗлесе (1917-1919)” кебек әсәрләренең бүген классикага әйләнгән чыганаклар булуын белдергән.

“Надир Дәүләт 1917 елгы инкыйлабтан соң Төркиягә килеп урнашкан һәм бу илнең интеллектуаль мәдәниятенә зур өлеш керткән татар зыялыларының соңгы буын вәкиле иде. Аның гомере егерменче гасырның сәяси давыллары белән формалашкан тормыштан гыйбарәт булды. Инде нурлар эчендә ятсын”, - дип язган Гөнүл Пултар милләттәше, чордашы турында.  

“Җөмһүрият” газетасы 1924 елдан бирле чыга. Аңа исемен Төркиянең беренче президенты Мостафа Кемаль Ататөрек үзе кушкан. Газетаның гомуми укучылары -  социаль-демократ карашка ия булган кешеләр. “Җөмһүрият” бүгенге көндә якынча 40 мең тираж белән басыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100