Татарның герой шагыйре Муса Җәлил турында – Н.Носованың “России верные сыны” китабында

Әстерхан әдибәсе, РФ Язучылар шурасы әгъзасы Н.Носова Бөек Ватан сугышына багышланган “России верные сыны” дигән китабын нәшриятка әзерли. Анда татарның герой шагыйре Муса Җәлил турында сөйләүче бүлек тә урын алачак
(Әстерхан, 8 май, “Татар-информ”, Дәрига Мәмлиева). Әстерхан әдибәсе, РФ Язучылар шурасы әгъзасы Н.Носова Бөек Ватан сугышына багышланган “России верные сыны” дигән китабын нәшриятка әзерли. Анда татарның герой шагыйре Муса Җәлил турында сөйләүче бүлек тә урын алачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әстерханлылар Муса Җәлил исемен юик хөрмәтлиләр. Герой шагыйрьнең исемен үзәк урамнарның берсе, аңа тоташкан күпер дә йөртә.

1933 елда Муса Җәлил Әстерханда булып, җирле халык – балыкчылар, бакчачылар, каләм ияләре белән аралашып, бу чорга багышланган шигырьләрен, газета мәкаләләре язып калдырган.