news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәмсетдинова: Алтай, телеут, хакаслар җанисәп вакытында үзләрен татар дип яздыра

«Төрле дингә карасалар да, бу халыклар Искер җирлегенә килгәч, безнең белән бергә дога кыла», — ди Луиза Шәмсетдинова.

Шәмсетдинова: Алтай, телеут, хакаслар җанисәп вакытында үзләрен татар дип яздыра
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Алтай, телеут, хакаслар халык санын алганда үзләрен татар дип яздыра. Бу хакта «ТНВ» каналының «Татарлар» тапшыруында Төмән өлкәсенең «Мирас» татар төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова әйтте.

«Алтай, телеут, хакаслар Себер татарлары кебек сөйләшә. Алар җанисәп вакытында үзләрен татар дип белдерә. Төрле дингә карасалар да, бу халыклар Искер җирлегенә килгәч, безнең белән бергә дога кыла», — дип сөйләде Луиза Шәмсетдинова. 

«Мирас» оешмасы җитәкчесе Себер татарлары яшәгән җирләрнең һәм андагы тормышның нык булуын әйтте. «Рус халкы белән аралашу күзәтелсә дә, Себер татарларында үзаң көчле», — ди ул.

  • Искер шәһәре Себер ханлыгының башкаласы булган. Бүгенге көндә Искер - тарихи мемориаль комплекс.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100