news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Муллагалиева «Якыннарыңны яздыр» акциясенә кушылган

Җырчы әнисен «Сөембикә» журналына онлайн яздырган.

Лилия Муллагалиева «Якыннарыңны яздыр» акциясенә кушылган
Рамиль Гали

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, «Якыннарыңны яздыр» акциясенә кушылып, әнисен «Сөембикә» журналына яздырган. Бу хакта җырчы үзенең «Instagram» сәхифәсендә хәбәр итә.

«Карантин вакытында авылга кайту сирәгәйде, ә әнине сөендерәсе килә. Шуңа күрә май аена „Сөембикә“ журналына онлайн язылдым», — дип сөйли җырчы.

Шулай ук Лилия Муллагалиева Татарстанда дистәләгән газета һәм журналлар нәшер итүче «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Якыннарыңны яздыр» флешмобын игълан итүен үзенең сәхифәсендә язган.

«Коронавирус таралмасын өчен бөтен кеше өйдә утырырга мәҗбүр, ә шәһәр һәм район чикләре ябык булган бу көннәрдә якыннарыбызны сөендерү мөмкинлеге бар. Мәсәлән, аларны газета һәм журналларга яздырырга була. Моның өчен өйдән дә чыгарга кирәкми: интернет ярдәмендә www.tatmedia.ru/podpiska адресы буенча урнашкан „ТАТМЕДИА“ сайты аша яздырып була», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100