Пензада татар кызлары энә һәм җепсез калфак тегәргә өйрәнгән

Кочалейка авылында татарлар һәм руслар дус-тату гомер кичерә.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Наилә Канеева җитәкчелегендәге «Ак калфак» оешмасы активистлары Кочалейка авылы мәктәбендә энә һәм җепсез, җилем һәм пистолет ярдәмендә калфак тегү технологиясе буенча мастер-класс үткәргән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мастер-класста Румия Нәбиулла кызы тоташ чигү техникасы белә таныштырган. Чарада Эмиль исемле малай да катнашкан. Боларның барысы да аның күңеленә хуш килгән һәм нәтиҗәдә үзе дә чигәргә өйрәнгән.

Кочалейка авылында татарлар һәм руслар дус-тату гомер кичерә. Биредә Наилә Канеева барлык балаларны татарча җырларга һәм биергә өйрәтә, балалар туган телләрендә аралашалар, һәр бәйрәмгә милли костюмнар тегәләр. Мастер-класс чәй эчү белән тәмамланган.